ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Идел буе федераль округында табигатьтән файдалану проблемалары турында бүген Идел буе федераль төбәкләре буенча Россия табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең округлар һәм идарәләр буенча департаментының киңәйтелгән киңәшмәсендә фикер алыштылар.

Киңәшмә Казанда "Корстон" комплексында узды. Анда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Олег Машковцев, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, Идел буе федераль округы буенча Россия табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте департаменты башлыгы Анатолий Шаталов катнашты.

Бүген Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-Икмәк» заводында булды, анда ул икмәк-күмәч әзерләү буенча яңа җитештерү комплексы эше белән танышты.   Монда аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршы алды.   

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәренә дип килде. Төп максаты Чаллы дәүләт педагогика университетында йөзү бассейны булган яңа спорт-савыктыру комплексы ачу иде.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Чаллы шәһәре мэры  Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты. 

Татарстанда суднолар өчен үзлелеге түбән булган ягулык реализацияләүгә каршы көрәшәчәкләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр итте.  Искәртәбез, 2015 ел эчендә Татарстанда мондый ягулык сатучы 84 автомобильләргә ягулык салу станциясе ачыкланган.

Коллегия утырышы Казандагы "Корстон" комплексында  узды. Анда  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов һәм башка рәсми затлар катнашты.


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекчелек продукциясенең товарлыгын һәм җитештерү күләмнәрен арттыру буенча чаралар тәкъдим итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү планлаштырылган. 15 январь көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә социаль куркынычлык зонасында булган гражаннар белән эш буенча профилактика төркемнәре нәтиҗәлеге турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министрының юеренче урынбасары Алексей песошин катнашты. 

 


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Ускова киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шул исәптән компаниянең «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусын алуы турында да.

Безгә Татарстан чикләрен төгәл билгеләү зарур. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль теркәү, кадастр һәм картография дәүләт хезмәте идарәсене коллегиясендә белдерде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм элемтә министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Баш федераль инстпектор Ренат Тимерҗанов катнаштылар. 


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Гайдар форумы – 2016 кысаларында панель дискуссияләрнең берсендә  Татарстан Республикасы территориясендә «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәге булдыру проекты тәкъдир ителде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Модераторы – Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХ һәм ДХА) ректоры Владимир Мау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International