Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында (Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы) Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводы эшләтеп җибәрелде.
FordSollers заводын эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Татарстан һәм Башкортостан предприятиеләре активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бүген бу хакта журналисталар белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Моннан алда Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Татарстан нефть-газ химиясе форумы -2015 кысаларында узучы «Республика химиясе һәм республика җитештерүче нефть химиясе продукциясен капиталь төзелештә файдалануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашканнар иде.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Очрашу Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы -2015 кысаларында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узды.
Үтә үзле һәм сланец нефтьләре Татарстанда нефть чыгару күләмнәрен арттыруның төп ике ресурсы буларак карала – бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы кысаларында узган “Традицион булмаган углеводрод чыганакларын эзләү һәм үзләштерү үзенчәлекләре” халыкара конференциясенең пленар утырышында чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.
Конференциядә Татарстанга эш визиты белән килгән Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Россиянең нефть һәм газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты. Конференциядә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов модератор ролендә катнашты.
2-4 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә Россия нефть-газ сәнәгатенең иң эре чараларының берсе – Татарстан нефть, газ, химия форумы үткәрелә. Анда Казан дөньяның 9 иленең – Россия, Беларусь, Германия, Дания, Кытай, Польша, Чехия, Австрия, Һиндстанның 200дән артык компаниясен, шул исәптән Россия төбәкләренең 130лап предприятиесен, Татарстанның гына да 50дән артык предприятиесен бер урынга туплый. Россия нефть, газ, нефть химиясе сәнәгате өлкәсендәге эре чара саналган әлеге форум РФ Президенты, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, оештыручылар ролендә – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефтехиминвест-холдинг», «Татнефть», «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыятьләре, «Нефтеконсорциум» ябык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Фәннәр академиясе.
Бүген форум ачылу тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов һ.б. рәсми затлар сәламләп чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль хакимият органнары депутатларын алдан сайлау башланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Ялга, командировкага китүчеләр, уку, эшләү яки башка сәбәпләр аркасында бердәм сайлау көнне тавыш бирергә бара алмаучылар территориаль сайлау участокларына 8 сентябрьгә кадәр барып, алдан сайлау хокукына ия. 9-12 сентябрь көннәрендә исә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә булдырылачак. Сайлаучылар 16.00дән 20.00 гә кадәр, ял көннәрендә исә 8.00 дән 16.00 гә кадәр алдан тавыш бирә алачак.
Бүген Казанга эш сәфәре белән Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.