Бүген Казанда, «Уникс» КФУ КСКта «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катншаты.
Реалити-шоуны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисал министрлыгы һәм Казан федераль университеты.
Татарстан Республикасында яһүд җәмәгатьчелеге, яһүд милли-мәдни автономиясе вәкилләре Казан һәм тулаем республика тормышында актив катнаша. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан синагогасының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. Чара Казанның Профсоюз урмындагы ачык мәйданчыкта узды.
Яһүдиләр җәмгыяте вәкилләрен бәйрәм белән тәбрикләргә мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россиянең баш раввины Берл Лазар, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе рәисе Александр Борода килгән иде. Бәйрәм тантанасында Татарстанның яһүд милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок, Россия һәм халыкара яһүд оешмалары башлыклары, традицион диннәр вәкилләре, Татарстанның җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТРда өлешле төзелеш мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин киңәшмәдә катнашучыларга бу өлкәдәге төп проблемалар турында сөйләделәр.