ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Бакуга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Артур Таир оглы Раси-Задә белән очрашты. Яклар Россия-Әзәрбәйҗан мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Артур Раси-Задә билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән мөнәсәбәтләр Әзәрбәйҗан Республикасы өчен бик әһәмиятле һәм, Россия регионнарының берсе буларак, Татарстанга бик җитди игътибар бирелә.

Бүген Әзәрбәйҗанга эш сәфәре кысаларында Татарстан  Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бакуда мәртәбәле кешеләр җирләнгән аллеяда булды һәм Әзәрбәйҗанның гомуммилли лидеры Гейдар Алиев каберенә чәчәкләр салды.
2015 елның 1 июленнән Татарстан территориясендә РФ Социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) пилот проекты башлана һәм пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә Дәүләт учреждениесе филиаллары — РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге түләячәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гыйззәтуллин хәбәр итте. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Әзәрбәйҗан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗандагы (Баку) Даими вәкиллегендә узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 13-14 апрелендә Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә булачак.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан татар җәмәгатьчелеге активистларына татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре, уртак рухи хәзинәләрне арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзәрбәйҗан Республикасына килде.

Гейдар Алиев исемендәге халыкара аэропортта (Баку шәһәре) Рөстәм Миңнехановны Әзәрбәйҗан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Ниязи Абдулла оглы Сәфәров, Россия Федерациясенең Әзәрбәйҗан Республикасындагы эшләрендә вакытлы ышанычлысы Олег Мурашев һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  РФ Дәүләт Думасы депутаты, Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков белән ТР Хөкүмәте Йортында очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  «Учительская газета» баш редакторы Петр Положевец  белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. Әңгәмәнең төп темасы быел октябрь аенда Казанда "2015 ел укытучысы" бөтенроссия конкурсын үткәрү булды. 


12
апрель, 2015 ел
якшәмбе
Бүген татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Космонавтика көне белән котлады.

11
апрель, 2015 ел
шимбә

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика халкын Пасха бәйрәме белән котлады. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм. Дөньядагы барлык христианнар өчен Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Ул яшәүдәртен, яхшылыкның явызлыктан һәрчак өстен чыгуын, гөнаһлардан арынуны һәм шәхеснең рухи яңарышын гәүдәләндерә".


Татарстан Республикасы, катлаулы икътисадый ситуациягә карамастан, стратегик планлаштырудан баш тартмый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен («Татарстан-2030: үсеш стратегиясе») эшләүгә багышланган халыкара йомгаклау конференциясендә хәбәр итте. Конференция Казанда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында реаль вакыт режимында конференцияне трансляцияләү оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International