Татарстан предприятиеләре энергияне сак тоту буенча зур потенциалга ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2014 йомгаклары буенча «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга һәм 2015 ел бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында хәбәр итте. Чара Казанда «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу тантанасы кысаларында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, федераль һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә узды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Энергетика министрлыгы вәкилләре, энергияне сак тоту региональ үзәкләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Internationalда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре рәсми делегаты Мөбәрәк Әл-Шәмиси белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан, Россия регионы буларак, әлегә Фарсы култыгы илләре, тулаем гарәп дөньясы илләре базарларында начар тәкъдир ителгән, һәм без соңгы елларда бу юнәлештә җитди эш алып барабыз, форумнарда катнашабыз, потенциаль партнерлар эзлибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting еллык инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) Икътисад министры Солтан Әл- Мансури белән очрашты.
Очрашу бу көннәрдә Дубай шәһәрендә узучы Annual Investment Meeting инвестицион форумы (AIM-2015) кысаларында узды. Очрашуда шулай ук БГӘдә Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Ефимов, Татарстан Республикасының Дубай шәһәрендәге сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда Annual Investment Meeting (AIM-2015) ел саен үткәрелә торган инвестицион форум утырышында Татарстан Республикасындагы инвестицион климат турында сөйләде. Инвестицион форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов туры чит ил инвестицияләренең тотрыклы үсешне тәүмин итүдә роле турындагы панель дискуссиядә катнашты. Доклад белән чыгыш ясаучылар арасында Халыкара сәүдә палатасы генераль секретаре Джон Данилович, БМО Генераль секретаре урынбасары Канде Юмкелла, халыкара үзәкнең башкарма директоры Аранча Гонзалес бар иде.