Бүген кич Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич «Адмирал» сәүдә комплексындагы янгынның тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын сәбәпләрен тикшерү мәсьәләсе буенча Казанда эшче киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Федерациясе Генераль прокуроры Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия ФИХ, Россия ЭЭМ, Россия ГХМ, Россия Тикшерү комитеты, Федераль миграция хезмәте, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Роспотребнадзор бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә кичә узган “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышында перспективалы проектлар каралды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
«Татнефть» ААҖнең 2015 елның ике ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм апрель аена һәм икенче кварталга бюджеты расланды.
Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында республика эшкуарлары белән очрашты. Очрашу ИТ-паркта узды. Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республика министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре, ТР муниципалитетлары башлыклары, Татарстан бизнес даирәсе вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Стамбул мэры Кадыйр Топбашка «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремленең тантаналар залында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге Кадыйр Топбашка җирле үзидарә өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек, Казан белән Стамбул арасында халыкара багланышлар үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды.
Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чезаре Мариа Рагальини белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Искәртик, бу илченең Казанга беренче мәртәбә килүе. Ул Казанда берничә мәдәният объектында була, шул исәптән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршындагы Италия мәгариф һәм фән үзәгендә дә.
Татарстанда эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм аларның дәрәҗәсен арттыру эше күптән алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Competition 2019 һөнәри осталык буенча халыкара чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәренең заявкасын тәкъдир итү тәмамлангач, журналистлар белән сөйләшү барышында хәбәр итте. ММЧ вәкилләре сорауларына World Skills International президенты Саймон Бартли да җавап бирде.
Бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә заявкасының рәсми презентациясендә катнашты. Чара Казан Ратушасында узды. Анда Казан мэры Илсур Метшин, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, WorldSkills International да РФнең рәсми делегаты – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Эшче кадрлар һәм өстәмә профессиональ белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Золотарева, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.