ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә

2015 елның 27 февраленә Татарстан Республикасында 357,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни еллык биремнең 14,9 %. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.


27
февраль, 2015 ел
җомга

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХДР тышкы икътисадый эшләр министры, РФ һәм КХДР арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия рәистәше Ли Рен Нам әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясенең сөйләшүләр алып бару залында узды.

Искәртәбез, Ли Рен Нам әфәнде Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Казанга килгән иде, моңарчы ул Владивостокта, Хабаровскта, Мәскәүдә, Калугада булган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйсез нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде, анда бәйсез нефть компанияләренең 2014 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары билгеләнде. Чарада Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты. «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев кече нефть компанияләре эшчәнлекләре нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Рус православие чиркәвенең Казан кафедраль соборы каршындагы Әлмәт епархиясе идарәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Татарстан Президенты Кафедраль соборда булды, Собор мәйданы территориясендәге яңа часовняны, епархиянең яңа бинасын карады.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖнең чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Совет эше баршында «Татнефть» ААҖнең январь аена бюджеты үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2015 елның март аена бюджеты расланды. 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы II чакырылыш шәһәр Советының 38 нче утырышында катнашты. Утырышта республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, эшмәкәрләре һәм башкалар бар иде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев 2014 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты һәм 2015 елга бурычлар тәгаенләде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда. Ул иң беренче "Мастер" Кама индустриаль паркы" ААҖдә булды. Автокала Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар белән бергә Рөстәм Миңнеханов "Максат" җитештерү-коммерция компаниясе, «ТатПром-Холдинг» ҖЧҖ, «Хитон-Пласт» ҖЧҖ һәм «Лидер КАМА» ҖЧҖләрдә булды. Әлеге предприятиеләр "Мастер" КИПның бишенче мәйданчыгында урнашкан. Ул күптән түгел Россия Икътисади үсеш министрлыгы биргән 200 миллион сум грант акчаларына төзекләндерелгән.


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курганга эш сәфәре кысаларында Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин белән очрашты.

Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте Йортында узды. Очрашу барышында яклар Татарстан рәсми делегациясенең Курган өлкәсенә бүгенге эш сәфәре йомгаклары буенча фикер алыштылар.

Аннары очрашу киңәйтелгән составта дәвам итте, анда Курган өлкәсе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре дә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында “Курган өлкәсенең татарлар конгрессы” региональ иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International