ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Чара Казан Кремленең тантаналар залында үтте.

Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаны гамәлгә ашыруның барышы турында бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

20
февраль, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетының урология кафедрасы мөдире,

Россия Федерациясе Cәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы, профессор

Дмитрий Юрьевич Пушкарь белән очрашты.

Татарстанның суд системасында республикада яшәүчеләр өчен генә түгел, ә дәүләт муниципаль хезмәте органнары өчен дә мөһим җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә бәхәсләрне хәл итүдә закон үтәлеше төп роль уйный. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика судьяларының Х конференциясендә белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды.

Мәктәп Хөсәен Мәүлетов урамындагы 5 нче йортта урнашкан, үз эшен ул әзерлек елы режимында («Foundation year») 2014 елның 1 сентябрендә башлады.

Мәктәп комплексы элегрәк ябылган 54 нче юллар төзелеше һөнәр лицее территориясендә урнашкан һәм берничә бинадан һәм тулай торактан гыйбарәт. Уку корпусларына капиталь ремонт ясалган, ике катлы бина базасында башлангыч сыйныфлар балалары өчен заманча уку кабинетлары төзелгән.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром газомоторное топливо” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев сыекландырылган табигый газ нигезендә Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы белән тәэмин итү инфраструктурасын үстерү проектын гамәлгә кертү буенча чаралар планын (“юл картасын”) имзаладылар.
Бу имзалау тантанасы ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Тәнәфестә ТР Дәүләт Советы бинасының икенче кат фойесында “Яңарыш” фондының 5-еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Түләүле муниципаль парковкада транспортын калдырып та түләмәгән очракта (сәгатенә 50 сум түләү каралган), гражданнар, вазыйфаи затлар һәм юридик затлар 2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак. Әлеге мәсьәлә бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы бишенче утырышында каралды. Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан штраф күләмен 2,5 мең сум түгел, ә 500 сум итү тәкъдиме кертелгән иде. Әмма депутатлар аны кире какты.


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы советы утырышында катнашты. Анда Ютазының 2014 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International