ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Альберт Нәфигыйн Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 мартында аны билгеләү турында боерыкны имзалады.

Бүген Татарстанга ике көнлек эш визиты белән Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников килде. Казанның халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар каршы алды.


3
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы икътисад һәм эшмәкәрлекнең заманча проблемаларын хәл итү өчен яхшы мәйданчык булып тора. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары ассамблеясы утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Бу чарада Росссия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, ТР икътисад министры Артем Здунов катнашты.

Бүген Бишкекка эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты. Очрашу барышында Кыргызстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук алга таба ике яклы багланышлар перспективалары турында сүз барды.

Бүген Казанда “Зөянең Успение соборын һәм Троица чиркәвен, Зөя территориясен һәм буфер зонасын саклау һәм идарә итү” халыкара семинары башланды. Аны Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фонды белән бергә оештырды. Оештыручылар арасында шулай ук Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, ТР ФАнең А.Халиков исемендәге археология институты, “Зөя утрау-шәһәрлеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музее, Россия тарих җәмгыяте бар.

Татарстан белән Кыргызстан Уртак хөкүмәтара комиссия төзү турында килештеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

«Миндә бу визиттан бик уңай фикер калды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Монда мин беренче мәртәбә килдем. Бүген Татарстан белән Кыргызстанның Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек өчен потенциалы бик зур».

“Халык инспекторы” системасы буенча килеп ирешкән 3410 гариза ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә тапшырылган. Хәзерге вакытта шуның 500е каралу стадиясендә, 1269ы каралган. Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турында 1045 карар чыгарылган, 224 белдерү-мөрәҗәгать билгеле бер сәбәпләр аркасында кире кагылган.
Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында “Халык инспекторы” системасының эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов китерде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
2015 елның ике ае эчендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 58 кеше үлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов сөйләде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Халык инспекторы” системасының эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган брифинг уздырылды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Бөтенроссия Стартап-турында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ИТ-парк – югары технологияләр өлкәсе технопарк мәйданчыгында узды. Анда шулай ук “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен, “Сколково” фондының тышкы коммуникацияләр һәм реклама буенча вице-президенты Александр Чернов, ТР икътисад министры Артем Здунов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International