ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Еропа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Казахстан Республикасы Татарстан Республикасының нефть чыгару өлкәсендәге, нефть эшкәртү һәм нефть химиясендәге, автомобильләрне газга күчерү мәсьәләсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына. Татарстан, үз чиратында, Казахстан партнерларының банк өлкәсе, аерым алганда, ислам банкингында, шулай ук халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләрендә, аеруча Кытай белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендәге тәҗрибәләрен өйрәнергә тели. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы Премьер-министры Кәрим Мәсимов белән очрашуында сүз барды. 

2014 елда Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 8 мең кеше коткарылган. Башкарылган эшләрнең нәтиҗәлелеген билгеләү өчен, кеше тормышының уртача икътисади бәясен билгеләү буенча тикшеренүләр уздырылган һәм икътисади нәтиҗәлелекнең 20 миллиард сумны тәшкил итүе ачыкланган.
Бу хакта бүген ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Чарада шулай ук, ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XI Бөтенроссия ярышлары һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең ТР Премьер-министры Кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VI кышкы чемпионаты ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин катнашты.

Премьер-министрлары Кәрим Масимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе әгъзалары бүген Казан ИТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәге һәм Казан вертолетлар заводында булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озата йөрделәр.

Бүген Казанга Премьер-министрлары Кәрим Мәсимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Делегациясе составында шулай ук Казахстан Республикасы оборона министры Имангали Тасмагамбәтов бар.


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда легендар Канада хоккейчысы Фил Эспозито белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Канаданың җыелма командасында Эспозито белән бергә уйнаучы Скотт Макферсон, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Спорт проектлары дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыров катнашты. 

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын контрольдә тоту буенча оператив штаб утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды. Оператив штаб әгъзалары төп туклану продуктларына бәяләр үзгәрү һәм шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән вәзгыять хакында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан буенча Росприроднадзор идарәсе белән бергәләп, республика территорияләрен комплекслы үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Узган ел дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан килгән керем 13,3 миллиард сумны тәшкил иткән. Шуларның 8 миллиард сумы республика казнасын баеткан. 2013 ел белән чагыштырганда, керемнәр саны әллә ни үзгәрмәгән. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу тармакның җитәкчесе Азат Хамаев хәбәр итте. Коллегия эшендә ТРның беренче вице-премьеры Алексей Песошин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International