ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2015 ел
шимбә

Бүген Казан Кремлендә «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2015» халыкара раллида җиңүләре белән котлау тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртеп узабыз: "Дакар-2015" халыкара раллиенда "КАМАЗ-Мастер" командасы мактау пъедесталын тулысынча биләде.

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы буенча 39 муниципаль районда 999 күп фатирлы торак йортның 370ендә эшләр башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин катаншты. 

ТР Хөкүмәте йортында бүген Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында "2015-2019 елларга фундаменталь тикшеренүләр проектларының төбәк конкурслары турында"гы килешү имзаланды.

Документка Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды Советы рәисе Владислав Панченко һәм ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин имзаларын куйды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Лев Васильевка 90 яшь тулу белән котлау телеграммасын юллады.  Лев Васильев Татарстан Республикасы иминлеге хакына күп еллык фидакарь хезмәте һәм илнең машина төзү тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә дә лаек булды. 

Татарстан Республикасында бәрәңге игү һәм яшелчәчелек торышы турында һәм шушы сектор алдында торгшан бурычлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.


6
февраль, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Disayn Group Төркия компаниясе директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнаштылар. 

«Русский Стандарт» корпорациясе президенты Рөстәм Тарико белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнашты. 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Спорт проектлары дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыйров катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы оборона министры Имангали Тасмаһәмбәтов «КАМАЗ» ААҖ (Чаллы) һәм «ТАНЕКО» ААҖдә булдылар.

Кунакларны «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде, алар Автомобиль заводының төп җыю конвейерында һәм кабиналар җыю конвейерында булдылар, «КАМАЗ» ААҖнең Фәнни-техник үзәгендәге автомобиль техникасы күргәзмәсен карадылар, шулай ук башка предприятиеләргә керделәр. Анда шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ президенты-идарәсе рәисе Юрий Слюсарьбелән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International