ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рус география җәмгыяте»БИОның Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсенең «Антарктида - 100» экспедициясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Исегезгә төшерәбез, «Антарктида-100» Россия экспедициясе иң көньяк материгы янында суга чумганнар иде.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда тантаналы рәвештә ачык һавадагы "Нәфис" боз шугалагы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук РФ ҮЗ Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Татарстан хакимиятләре Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә республика предприятиеләренең әйдәүче җитәкчеләренә таяна һәм киләчәктә дә таянырга җыена. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” тантанасын уздырганда хәбәр итте. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр, пердприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, һөнәр берлекләре һәм бүтән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре, фән һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премияләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов быел зур галим, укытучы, җитәкче һәм әйдәп баручы фәнни һәм җитештерү оешмаларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең премия лауреатлары булуын билгеләп үтте.

«Алнас» Әлмәт заводын модернизацияләү, акционерлар, республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге ярдәме белән предприятиенең мәгариф программаларын үстерү заводка үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алнас»та булганда әйтте. Аны ЧТПЗ төркеме акционеры Александр Федоров озата йөрде.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Директорлар советында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның 11 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2015 елның январь аена һәм беренче кварталга бюджеты расланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов бүгенге очрашуда киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – РФ Үзәк банкының ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш визиты кысаларында РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының берләштерелгән утырышында катнаша. РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының дәүләт мәдәният сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган берләштерелгән утырышы Кремльдә Владимир Путин җитәкчелегендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International