ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Төркия компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. «Синджан» оешкан сәнәгать зонасы штаб-квартирасында узган бу очрашуларда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Төркия Республикасы махсус икътисадый зоналар булдыру буенча дөньяда иң уңышлы тәҗрибәгә ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкараның иң эре оештырылган сәнәгать зонасы «Синджан»да белдерде. Сәнәгать зонасының штаб-фатирында Рөстәм Миңнеханов Анкара сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Нуретдин Оздебир белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Анкарада Төркиянең иң эре югары уку йортларыннан берсе - «Билькент» хосусый университетында булды. Университетта Татарстан Республикасы икътисады һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде.

Татарстан белән икътисадый хезмәттәшлекнең үсүе Төркия белән Россия мөнәсәбәтләренең үсүенә тәэсир итә. Бу хакта бүген Төркия Республикасының икътисад министры Нихат Зейбекчи Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында белдерде. Очрашу Анкарада Төркия Икътисад министрлыгы бинасында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ( Казан, Карл Маркс ур. 31/7) төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

30
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Анкарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында Төркия Республикасының тышкы эшләр министры Мәүлит Чавушоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Анкара мэры Мәлих Гекчек һәм Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Анкарага килде. Төркия башкаласы аэропортында аны Анкара вице-губернаторы Хәмзә Дуйгун каршы алды.


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Свияжск утрау-шәһәрлегендә булды. Эш сәфәрендә аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Зеленодольск районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин юлдаш булды.

Бүген, Аналар көне бәйрәме алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның күп балалалы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. «Ана даны - Материнская слава» медальләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тугыз күп балалы анага тапшырды. 


Татарстан авыл хуҗалыгы районнарының республиканың эре шәһәрләрендә азык-төлек продукциясе ярминкәләрен уздырулары Казан һәм Чаллы халкына сизелерлек файда китерә. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узучы гадәти атналык киңәшмәдә белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International