ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фонды Попичительләр советы утырышы узды. Утырышта Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, башка министрлыклар җитәкчеләре, дин әһелләре, галимнәр һ.б. катнашты. Утырышны фондның Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында үзенең Һиндстанга визиты барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендры Моди сөйләшүләрендә катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында эш визиты белән Һиндстанга килде.


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия бүген» халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак уырышы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Бүген Казанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм андагы һәлакәтләрне киметү, аларның авыр нәтиҗәләрен киметү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясенең уртак утырышы уздырылачак.


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казанда “Сәләт” хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм концерты үткәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Сәләт” хәрәкәтендә төрле елларда катнашучылар булды.

Татарстанда оешкан дәүләт яшьләр сәясәтен 20 ел гамәлгә ашыру эчендә бу өлкәдә зур тәҗрибә тупланган. Бүген Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында оешкан дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 20 ел тулуга багышланган “Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм перспективалары” Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының коллегия утырышында әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы территориясендә “Кытай-шәһәр” сәүдә-күргәзмә комплексын булдыру мөмкинлеге турында бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Кытай Халык Республикасы (КХР) делегациясе әгъзалары фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ватан Геройлары көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле татарстанлылар! – диелә мөрәҗәгатьтә. Бүген без истәлекле датаны – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне без һәлак булган геройларны искә алып кына калмыйбыз, бәлки безнең арада яшәүчеләрен хөрмәтлибез, - алар үз-үзләрен аямыйча һәм эчкерсез батырлыклары белән үзләренең туган илгә һәм халыкка тугрылыкларын исбатладылар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International