Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мумбаида (Һиндстан) «Хаҗи Али» мәчетендә булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда эш сәфәрендә (2014 елның 18-19 ноябре). Татарстан Республикасы Президентына һәм аны озата йөрүче делегация әгъзаларына мәчет барлыкка килү риваятен сөйләделәр.
Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Россия-Һиндстан хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышы Казанда булырга мөмкин. Мондый мөмкинлекне карау тәкъдимен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның тышкы эшләр министры Сушма Сварадж белән очрашуда белдерде.
Очрашу Һиндстанның (Дәһли шәһәре) Тышкы эшләр министрлыгының конференц-залында узды.
Россия регионы буларак Татарстан Һиндстанга яхшы таныш, эшлекле элемтәләр җайланган, хезәмәттәшлек ныгый. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать министры Нирмала Ситхараман хәбәр итте. Очрашу Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы бинасында (Дәһли шәһәре) узды.
Бүген Һиндстан Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәһли шәһәрендәге Җама мәчете имам-хатыйбы Әхмәд Бохари белән очрашты. Очрашу, Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы тәмамлангач, Taj Palace отеленда (Дәһли) узды.
Татарстан Республикасы Һиндстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәһлидә Татарстан-Һиндстан эшлекле форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда эш сәфәрендә (2014 елның 18-19 ноябре).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасына эш визиты кысаларында узды. Яклар хезмәттәшлек һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.