ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Экспозициягә Дәүләт Эрмитажында сакланган әсәрләр кергән.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Умит Ярдым белән очрашты.

Умит Ярдым Төркия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп 2014 елның 1 октябрендә билгеләнә. Казанга ул ТӨРКСОЙ әгъза-илләренең Мәдәният министрлары даими советының 32нче утырышында һәм “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ябылу тантанасында катнашу өчен килде.

Татарстан һәм CISCO компаниясенең төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, әмма аларга багланышларның яңа юлларын эзләргә кирәк. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CISCO компаниясенең вице-президенты Вимо Элфринг җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде. Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла, әмма кайбер тармакларда булган проблемаларны хәл итү өчен эшлисе эшләр күп әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында хәбәр итте. Совет эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты, утырыш видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында уздырылды. Утырыш дәүләт (муниципаль) мөлкәтен, бюджет акчаларын кулланганда коррупцион күренешләрне киметү һәм республика икътисадый иминлегенә проблемалы оешмаларның тискәре йогынтысы темасына багышланды.

Республиканың төп бүләген – «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орденын» - бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийга тапшырды. Тантана Казан Кремленең Камин залында узды.


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мумбаида (Һиндстан) «Ларсен энд Тубро» (Larsen and Toubro, L&T) компаниясе офисында булды.

Компания – инфраструктура төзү (аэропортлар, диңгез портлары, тимер юл инфраструктуралары һәм башкалар төзү), шулай ук суднолар төзелеше(граждан һәм хәрби суднолар төзелеше) өлкәсендә иң эре компанияләрнең берсе.

Бүген Һиндстандагы эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан делегациясенә Essar (Һиндстан) холдингы һәм Һиндстанда йөк автомобильләре җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе – AMW Motors компаниясе эшчәнлеген тәкъдир итү оештырылды.

Тәкъдир итү Essar компаниясе офисында (Мумбаи) узды.

Сарман муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Фәрит Хөснуллин билгеләнде, ул элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән. Мондый карарны бүген Сарман район советы депутатлары кабул итте, Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махараштра штатының Баш министры Девендра Фаднавис һәм Махараштра штаты Губернаторы Видьясагаром Рао белән очрашу барышында Татарстан белән Махараштра (Һиндстан ) штаты арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләргә һәм имзаларга тәкъдим итте.

Очрашу Махараштра штаты Губернаторы Сараенда уздырылды (Мумбаи шәһәре).

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Һиндстан арасындагы хезмәттәшлек Россия һәм Һиндстанның тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында үсә бара.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Tata Group и Swan Energy Ltd. компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мумбаига (Һиндстанга) эш сәфәре кысаларында уздырылды. Очрашуда катнашучы компанияләр вәкилләре үзләренең эшчәнлеге һәм перспектив юнәлешләр турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International