ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбиягә эш сәфәре барышында КАМАЗ шассие базасында эшләнгән автобусны карады. Татарстан Республикасы Президенты автобус кабинасына кереп карады, аңа һәм Татарстан делегациясенә автобусны «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин тәкъдир итте.


4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

3 ноябрьдә, көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2014 елның 3-4 ноябрендә) эш сәфәре белән Богота шәһәренә, Колумбиягә килде.

Богота халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев каршы алды.


3
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кубага визиты кысаларында Гаванада Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге («БиоКубаФарма») эше белән танышты. Татарстан делегациясенә презентацияне үзәкнең генераль директоры, доктор Луис Эррера уздырды. 


Кубага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең министрлыклары җитәкчеләре – Куба Республикасы тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры Родриго Мальмерк, Куба туризм министрының беренче урынбасары Алексис Трухийо Морехон һәм Куба сәнәгать министры Сальвадор Пардо Круз белән очрашты.

Якшәмбе көнне, 2 ноябрьдә, Куба башкаласында 32 нче FIHAV халыкара Гавана ярминкәсе ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республика делегациясе әгъзалары: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.


2
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының беренче вице-президенты Мигель Диас Канэль белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Кубага ике көнлек визит белән килде. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс белән очрашкан иде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының беренче вице-президенты Мигель Диас Канэль белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Кубага ике көнлек визит белән килде. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс белән очрашкан иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс белән очрашты. Очрашу Гавананың Революция сараенда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Гаванага (Куба Республикасына) килде. Гавана халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Кубадагы Гадәттән тыш Һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Камынин каршы алды.


1
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 2014 елның 9 аенда хуҗалыкларның бөтеен категорияләре буенча 150,1 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән үсемлекчелек – 61,5 млрд. сум, терлекчелек - 88,6 млрд. сум. 2013 елның шул ук дәвере белән чагыштырганда, 105,2 % үсеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Татарстан Республикасында 2014 программасы буенча күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтау бөтен 793 объектта тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International