ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе Әмире шахзадә Маш’ал ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясе әгъзасы –Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Мөселманнары Диния нәзәрате рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Һәм ТР мөселман руханилары башлыкларына Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммалары юллады.



3
октябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына котлау белән мөрәҗәгать итте.

РФ Оборона министрлыгы тарафыннан РФ Кораллы көчләрен контракт нигезендә тулыландыру системасын каимилләштерү буенча эш алып барыла. 2014 елда Татарстан алдына хәрби хезмәткә контракт буенча кандидатлар сайлау һәм җибәрү буенча 1,3 мең кеше әзерләү бурычы куелган. Хәзер республика бурычын 70 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстан хәрби комиссары – ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Погодин белдерде.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә эш сәфәренең беренче көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашты.

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Турхан Дильмач белән очрашты.

2 октябрьдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Согуд Гарәбстаны Корольлегендә була.


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ ндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика икътисадының стратегик үсешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Татарстан җитәкчелеге «Иокогава электрик» компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать һәм киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтергә өметләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Yokogawa Electric Corporation президенты- генераль директоры Токаши Нишиджима белән очрашуда хәбәр итте.

Бүген, Өлкәннәр көнендә, Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннарына хөрмәт күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International