Бүген Лион шәһәрендә (Франция) Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Документка имзаларын Лион ССП вице-президенты Филлип Эро һәм Татарстан Республикасы ССП идарәсе рәисе Шамил Агеев куйганнар.
Татарстан Республикасы француз регионы Рона-Альп белән Россия-Франция мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында хемәттәшлекне алга таба үстерергә тели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лионда (Франция) Лион Сәүдә-сәнәгать палатасы, Франция предприятиеләре ассоциациясе, Рона-Альп регионының кече һәм урта бизнес конфедерациясе җитәкчелеге белән очрашуда белдерде. Очрашу Лионның Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында узды.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лионга (Франция) килде.
«Лион-Брон» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Лиондагы мактаулы консулы Филипп Бордье каршы алды.
Татарстан Республикасын Кытай регионнары белән актив үзара файдалы хезмәттәшлек кызыксындыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының өске һәм урта агымнарында урнашкан регионнары җитәкчеләре очрашуларында белдерде. Очрашу Самара шәһәрендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм КХР Дәүләт Советы әгъзасы Ян Цзечи җитәкчелегендә узды.