ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Төркия ягы теләге буенча Татарстан Ренспубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл, Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглу белән телефоннан сөйләште.

2013 елның 17 ноябрендә кичен “Казан” халыкара аэропортында һәлакәткә очраган “Боинг 737” самолеты пассажирлары һәлак булуга карата Татарстан Республикасына кайгыларны уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә. Кайгыларны уртаклашу авиакатастрофада һәлак булганнарның барлык туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук олы улы һәлакәткә дучар самолетта булган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән адреслана.

Кичә, 2013 елның 17 ноябрендә, “Боинг 737” самолеты һәлакәткә очраган “Казан” халыкара аэропорты зонасында, 1200 кеше составында ГХМ, башка федераль һәм республика структуралары көчләре төркемнәре эшли.

Бүген бу турыда Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр итте. Һава судносы һәлакәте сәбәпләрен карау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов һәм башкалар катнашты.

2013елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг 737-500” самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучыларның гаиләләренә 1млн. сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк. Акча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фондыннан түләнәчәк.
Министрлар Кабинетының 2308 нче карарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
2013елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәтенә бәйле, Татарстан Республикасында авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнарына акча җыю өчен махсус счет ачылды. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны “Ак Барс СОЗИДАНИЕ” хәйрия фондының исәп счетына күчерергә мөмкин, 420066, Казан ш., Меридианная ур, 1а йорты.

Якшәмбе көндез, 2013 елның 17 ноябрендә, Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Хокук саклау структуралары җитәкчеләре республиканың Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәрендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар табылуы һәм аларны зарарсызландыру турында хәбәр иттеләр. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү эшләре алып барыла.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре белән традицион киңәшмә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Киңәшмәдә катнашучылар “Казан” халыкара аэропортында Домодедовыдан (Мәскәү) Казанга очучы, утырырга җыенган вакытта һәлакәткә очраган “Боинг” самолетында һәлак булганнарны искә алдылар.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан” авиакомпаниясе “Боинг” самолетының 2013 елның 17 ноябрендә булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турындагы Указга имза салды (№ ПУ-1119 Указ).


15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Чистайда “Дельрус” компаниясенең медицина продукциясе җитештерү буенча заводның беренче чиратын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Магадеев катнашты.

Искәртеп узабыз, “Чистай” индустриаль паркында яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Elsevier («Эльзевир») компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча вице-президенты Джей Си Ханеке белән фән-белем бирү һәм тикшеренү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда катнашу өчен Татарстан Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре һ.б. чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International