ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына өч көнлек эшлекле визиты ахырында "Ильменау" техник университетында булды, анда ул Тюрингия һәм Татарстанның фәнни хезмәткәрләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән түгәрәк өтсәл үткәрде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) федераль җиренә эш визиты барышында “Эрфурт хачы” сәнәгать зонасында булды. Татарстан делегациясенТюрингия икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия федераль җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Матиас Махниг «Тюрингия Татарстанны каршы ала» икътисади форумы ачылышында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евросюз территориясендә яшәүче ватандашлар белән очрашты.

Татарстанга туристларның Казанда 2013елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада чорында үскән кызыксынуларын сакларга кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Киләчәк юнәлешләре” II Казан халыкара туристлык форумында хәбәр итте.

Форум 17-19 октябрьдә Казанда уза.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Президенты ГФРна өч көнлек эш визиты кысаларында Тюрингия Премьер-министры Кристина Либеркнехт белән очрашты. Очрашу Эрфурт шәһәрендәге Дәүләт Канцеляриясе бинасында узды (Тюрингия җире, Германия).

Бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән ФРГ Эрфурт шәһәренә (Тюрингия җире) килде һәм анда RUAG Aerospace компаниясе вәкилләре белән очрашты.


16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәтне саклау буенча “DASA Working World Exhibition” немец күргәзмәсендә булды.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн-Вестфалия җире икътисад, сәнәгать һәм энергетика министры Гарельд Дуин белән очрашты.

Очрашу Ландтаг – Төньяк Рейн-Вестфалия җире (Дюссельдорф шәһәре, Германия) парламенты бинасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International