Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Буа муниципаль районында уңышны җыеп алу барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов вертолеттан бөртеклеләрне суктыру эше барышын карагач, районның хуҗалык һәм авыл җирлелкәре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу “Ак Барс агро” агрохолдингы авыл хуҗалыгы берләшмәләренең берсе “Авангард” ҖЧҖ кырында узды. Хәзерге вакытта хуҗалык кырларында арпа суктыралар.
Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Мексика белән хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеге турында белдерде. Безнең хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде, сезнең ил бизнесы белән багланышлар да урнаштырылган, хәзер аларны үстерү мөһим, дип әйтте ул.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында Россия һәм чит ил инвесторларының биш яңа проекты каралды. Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Бүген “Казан” Милли мәдәният үзәгендә Александр Юртаевның вафат булуы сәбәпле, матәм митингы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлары, ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Александр Юртаевның дуслары, хезмәттәшләре, туганнры һәм якыннары катнашты.