ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасының Кама Тамагы районында гипс нигезендәге төзү материалларын җитештерүче "Фоника Гипс" ҖЧҖ яңа заводында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской булдылар.

Быел Татарстан республикасында узган IX Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы туган як тарихын, геологлар тәҗрибәсен өйрәнергә мөмкинлек бирде. которая в этом году прошла в Республике Татарстан. Бу хакта бүген Россия Федерациясенең РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской олимпиаданы ябу тантанасында белдерде. Чара “Солнечный” балаларны сәламәтләндерү лагере (Залесный поселогы) территориясендә узды.  Яшь геологлар олимпиадасы Татарстанда  2013 елның 1 - 10 августында уза, чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык һәм Россия геология җәмгыяте оештыра. Быел олимпиадада Россиянең 34 өлкәсеннән командалар һәм БДБ илләреннән алты команда катнаша.  


8
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Әл-Мәрҗәни" мәчетендә булды. Ул анда Ураза бәйрәме уңаеннан гает вәгазен тыңлады.  Бәйрәм вәгазен Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин укыды. 

7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ватандашларны Ураза бәйрәме белән котлады. "Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм! - диелгән котлауда. - Бүген гадәттәгечә мөселманнар бергәләшеп гыйбадәт кылалар, Мөхәммәд пәйгамбәр аша безгә намуслы хезмәт итәргә, игелекле булырга һәм мохтаҗларга булышырга кушкан Аллаһы Тәгаләне зурлаучы бәйрәм ашлары уздыралар".

Татарстан кырларында һава торышы уңышны җыеп алырга уңай шартлар тудырмый, ләкин республика җитәкчелеге урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануына өметләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә районнарына эшлекле сәфәреннән соң белдерде.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Актаныш муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың көнчыгыш районнарына урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында барды. ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән ТР Президенты кырлар өстеннән очып узды һәм Мөслим районы аграрийлары белән очрашты.


6
август, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Республика Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында булды, анда ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проекты буенча археологик тикшеренүләр һәм реставрацияләү объектларын карады, гадәттәгечә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президентф Рөстәм Миңнеханов “Россельхозбанк” ААҖ идарә рәисе урынбасары Эдуард Иссопов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Кичә, 2013 елның 5 августында, 62 нче яшендә “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” проекты идеологларының берсе, TatCenter.ru эшлекле порталын булдыручыларның берсе, икътисад фәннәре докторы Александр Николаевич Юртаев вафат булды. 12 елдан артык, 1998-2011елларда, Александр Юртаев ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшләде, соңыннан – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында, ул дәүләт идарәсен мәгълүматлаштыруга, шул исәптән, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә кертүдә зур өлеш кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International