ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачылу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе катнашты. Муса Җәлил исемендәге Мемориаль музей комплексы 2011 елның сентябрь аенда Сочида 10нчы инвестиция форумы барышында имзаланган Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында ачылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Оренбург өлкәсе татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Шарлык районы администрациясе бинасында узды, анда шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Сергей Гаврилин, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Сергей Грачев, “Шарлык районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Ампилогов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Оренбург өлкәсенә эш визиты белән китте. Визит кысаларында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән әңгәмә, Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилгә мемориаль комплекс ачу тантанасы планлаштырылган, шулай ук өлкәдәге татар диаспорасы активы белән очрашу узачак.


28
май, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында Балаларны яклау көнендә уздырылачак чаралар хакында бүген ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина сөйләделәр.
Татарстанда бүген якынча 3,5 мең гаилә социаль куркыныч хәлдә. Бу гаиләләрдә 6 меңнән артык бала тәрбияләнә, алар тулысынча социаль ятимнәр санала. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте. Брифинг республикада Балаларны яклау көненә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Йортында Казахстанның Казандагы генераль консулы Әсхәт Нускабай белән очрашты.

27
май, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм ЧТПЗ төркеменең төп акционеры Андрей Комаров “Алнас” заводы хезмәткәрләренә “Перспектива” торак комплексы фатирларыннан ачкычлар тапшыралар. Тантаналы чарада шулай ук шәһәр, республика хакимияте вәкилләре һәм “Римера” компанияләр төркеме җитәкчесе дә катнашты.

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ штаб-фатирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре белән киңәшмә үткәрде. 2013 елның 1 кварталына аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре, киләчәктә үсеш перспективалары һ.б. мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә “Татанефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР тармак министрыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Әлмәттә «Татнефть» ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чираттагы Директорлар советы утырышы узды. Утырышта  «Татнефть» ААҖнең  2013 елның дүрт аенда бюджет үтәлеше каралды һәм быелгы июнь аена бюджет расланды, быелның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында фикер алышынды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International