Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Лаеш районының Рус Никольские авылында узган рус фольклоры традицион бәйрәме "Каравон"да катнашты.
Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе “Смарт Сити Казан” территориясендә кунакханә менеджменты һәм кунакчыллык университеты ачырга планлаштыра. Бу хакта бүген сүз компания генераль директоры Йи Пох Леонг белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашуында алып барылды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика төзелеш, архитектуры һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.
Илебез татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” дип аталган IV форумының икенче көнендә бүген пленар утырыш уздырыла. ТР Фәннәр академиясендә изге дога белән башланган шушы чарада катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөхтәрәм җәмәгатьне - Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән килгән 680 вәкилне шәхсән үзе сәламләде.
Быел республикада күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына 41 муниципаль берәмлектә барлыгы 823 йорт кертелгән. Бүгенге көндә шуларның 760 ында эш бара. Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә якын көннәрдә калган барлык йортларда эшкә керешү бурычы куелды. 10 сентябрьгә, ягу сезоны башланганчы, бу программаны үтәп чыгарга кирәк булачак.
Бүген Татартанда Химик көне бәйрәмен Түбән Кама шәһәрендә - Россиянең иң эре нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатенең үзәгендә билгеләп үттеләр. Быел Түбән Кама беренче мәртәбә бөтен республика кунакларын кабул итү мәйданчыгы итеп сайланды. Бәйрәм чаралары «Нефтехимик» боз сараенда уздырылды. Нефть химиясе тармагында эшләүчеләрне котларга һәм эшләрендәге уңышлар өчен бүләкләргә дип, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, КНИТУ ректоры, профессор Герман Дьяконов, ТР Һәнәр берлекләре федерациясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Водопьянова һәм башка рәсми затлар килде.