ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Чехия Республикасына эшлекле даирәләр делегациясе визиты башланды. Визит 2013 елның 14-16 апрельләрендә булачак. Прага шәһәренең Вацлав Гавел исемендәге аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Татарстан Республикасының Чехиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абделгалиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры министр Равил Зарипов һәм башкалар каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу яр буе һәм "Казан-Арена" футбол стадионы төзелеше белән танышып чыкты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөрделәр.


13
апрель, 2013 ел
шимбә
Татарстан Хөкүмәте белән Россия Хөкүмәте хоккей командалары арасында бүген Казанда иптәшләрчә уен узды. Татарстан Республикасы командасы составында Спорт сарае бозына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты.

Язгы кыр эшләрен туфракта язгы дымны саклап сыйфатлы башкару мөһим. Агымдагы елда нинди уңыш алу шуннан тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмтов белдерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 587 йортта капремонт буенча эш башланган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.  Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков катнашты.

12
апрель, 2013 ел
җомга
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында “Основа Телеком” ААҖ белән ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмат- коммуникация технологияләрен һәм хезмәт күрсәтүне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Основа Телеком” ААҖ генераль директоры Михаил Петров кул куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба районының Үзәк хастаханәсендә (Тукай ур.,3) булды.
Илдар Халиков Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов,ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнашында районның Үзәк хастаханәсенең клиник-диагностика лабораториясе һәм теш дәвалау бүлеге төзелеше барышын карады.
Бүген Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәтү буенча John Deere махсуслаштырылган сервис үзәге ачылды.

Үзәк ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТРның Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, шулай ук TerraPro компаниясе генераль директоры Майкл Сноу һ.б. катнашты.
Бөтен дәрәҗәдәге җитәкчеләр бюджет акчасын тоту мәсьәләсенә бик игътибарлы булырга тиешләр, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы кәрәш буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы барышында. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыкларының, ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Саба муниципаль районында эшлекле сәфәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International