ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Беренче Президенты исемендәге китапханәне һәм «Барыс» хоккей клубының Боз сараен карады.

Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты.

Очрашу башлануга ук, Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка очрашу мөмкинлеге, ЭКСПОда Татарстан делегациясе катнашуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗаном Сагынтаев  белән очрашты. "Астанада ЭКСПО халыкара күргәзмәсе ачылу белән чын күңелдән котлыйм. Ышанам ки, алдагы өч айда Казахстан башкаласы дөньяның фәнни һәм технологияләрдәге казанышлар үзәге һәм энергетика өлкәсендә инновацияләр өчен мәйданчык булачак. Без ихластан атаклы Президентыгыз Нурсотлан Назарбаев җитәкчелегендәге тугандаш казахстан халкы уңышларына шатланабыз. Безнең делегациянең Россия көнендә әлеге иң эре халыкара күргәзмәдә катнашуы, Россия Федерациясе белән Казахстан арасындагы дуслыгын ныгыту кысаларында Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген алга таба киңәйтүгә ярдәм итер, дип өметләнәм". 

Бакытҗан Сагынтаев Рөстәм Миңнехановка җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтте, Татарстан Президенты һәм Татарстан халкын Россия көне бәйрәме белән котлады. 

Россия Федерациясе дәүләт бәйрәме – Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне Россия Көне белән котлыйм. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең тырыш хезмәте, ихтыяр көче, таланты һәм илһамы белән бөек держава корганнар, аның мәдәни, рухи потенциалын арттырганнар, аны дошманнардан яклаганнар, - диелә телеграмма текстында. - Бу патриотизм һәм гражданлык, иреккә һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы әхлакый ориентир булып тора. Ватан хакына һәм аның киләчәге хакына куелган максатларыбызга ирешергә ярдәм итә. Сезгә уңышлар һәм иң изге теләкләр җиткерәм».

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясенең иң мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

Чирек гасырдан артык безнең илебез яңа тарихи шартларда үсә. Икътисад өлкәсендәге һәм җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләр, илебезнең кодрәте ныгу Россиянең халыкара абруен күтәрә, киләчәккә ышаныч бирә. Ватандашларыбыз өчен бу бик зур горурлык.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәрендәге ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендәге эшен дәвам итте. Монда ул Россия Федерациясе павильонындагы Татарстан Республикасы стендын тәкъдир итте.
«Татарстан делегациясе зур канәгатьләнү белән ЭКСПО-2017 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнаша. Бу мөһим вакыйга белән бөтен тугандаш Казахстан халкын һәм аның Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаевны котларга телим, - диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан стендын ачып. 

Бүген Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәрендә «Family Village» коттедж поселогында Ханбикә Сөембикә хөрмәтенә аталган урамны рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре Хакиме Әсәт Исәкәшев катнашты.
«Астанада Ханбикә Сөембикә исемендәге урамны ачу – безнең тугандаш халыкларыбыз тарихында мөһим вакыйга, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында: Бу олы бүләк өчен Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Абиш улы Назарбаевка һәм Астана шәһәре Хакиме Әсәт Орентай улы Исәкәшевка рәхмәтемне җиткерәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International