Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Люксембург Герцоглыгына эш сәфәре башланды. “Финдел” Халыкара аэропортында республика башлыгын Россия Федерациясенең Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Шульгин, Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг каршы алды.