Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2011 елның беренче яртыеллыгында компания бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.
“Татарстан илебездә әйдәп баручы булды һәм шулай булып калырга тиеш тә”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә. Биредә алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча дүртенче гомумхалык праймеризы уза.
Татарстанда чит ил инвесторлары катнашында “Чиста технологияләр” инвестиция фонды төзелә. Ул республикада экологик чиста технологияләрне кулланылышка кертү белән бәйле проектларны финанслауда катнашачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин җиткерде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтүчеләр советы утырышында тагын дүрт резидент-компаниянең заявкалары расланды. Утырыш соңында журналистлар белән әңгәмә вакытында “Алабуга” МИЗ ның Директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиев бу хакта җентекләбрәк сөйләде.
“Президент буларак мин Татарстан көндәшлеккә сәләтле булсын өчен барысын да эшләячәкмен”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада ясаган чыгышында. Биредә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча өченче Гомумхалык праймеризы уза.
"Булгария" теплоходын су астыннан күтәрү буенча операция җитәкчесе, РФ транспорт министры урынбасары Виктор Олерский эшкә нәтиҗәләр ясады. Аның фикеренчә, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән кешеләрнең мәетләре суднода.
Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә Елга вокзалының яңа бинасы ачылды.
Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры урынбасары Константин Черепенников, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас һәм сынлы сәнгать департаменты директоры Рамазан Колоев һәм башкалар катнашында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында 21631 проектындагы кече ракета корабы корпусын урнаштыру тантанасында катнашты.
Татарстанда 2011 елгы капиталь төзекләндерү программасында каралган 999 йортның 321ендә күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнгән инде. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
Татарстан Республикасында август башына 4 миллион тонна сенаж һәм 1 миллион тонна печән әзерләү бурычы куелган. Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.