ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2011 ел
җомга
Бүген “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлегенең XIX хисап-сайлау конференциясе узды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең җирле сәяси советы секретаре, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар – барлыгы 500 дән артык кеше катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Roland Berger Strategy Consultants” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖнең филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Кобзев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

12
май, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия Саклык банкы” ААҖ президенты, идарә рәисе Герман Греф белән очрашты.
Күптән түгел РФ Президенты Указы белән ТР Югары суды рәисе итеп элек Югары суд рәисе урынбасары вазифаларын башкарган Илгиз Гыйләҗев билгеләнгән иде. Бүген яңа рәис республика Югары суды коллективына рәсми рәвештә тәкъдим ителде. Тантанада РФ Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты.

11
май, 2011 ел
чәршәмбе
Җәмәгать туклануын оештыру өлкәсендә дөнья лидерларының берсе – Франциянең “Sodexо” компаниясе Казанның дәвалау учреждениеләрендә туклануны оештыруга җәлеп ителергә мөмкин. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковның “Sodexо” компаниясенең Россия буенча генераль директоры Эди Перисик белән очрашуында шуны күздә тоткан проект тәкъдим ителде. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина катнашты.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дубаи Перл” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Яклар Казанда дөнья стандартларына җавап бирүче халыкара күргәзмә-сәүдә үзәген проектлау һәм төзү кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
Бразилия бизнес-делегациясе танышу визиты белән Татарстан Республикасына килергә мөмкин. 10 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бразилия икътисади үсеш министры урынбасары, «ApexBrasil» агентлыгы башкаручы директоры, WAIPA президенты Алессандро Тейшера белән очрашуы вакытында әлеге визитны оештыру хакында сүз барды.

10
май, 2011 ел
сишәмбе
Татарстан җитди икътисади потенциалга ия. Ләкин әлегә аның хакында дөньяда аз беләләр. Дубайда AIM-2011 форумы ачылышыннан соң, бүген ММЧ сорауларына җавабында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Россиянең икътисади үсештә булган төбәкләренең берсе буларак, Татарстанны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бүген тышкы сәүдә министры Лубна бинт Әл Касыйми белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International