ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенең I этабы нәтиҗәләренә багышланган брифинг үтте. Республикада программаны тормышка ашыру нәтиҗәләрен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева игълан итте.

28
июнь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гарәб дәүләтләре – Кувәйт дәүләте, Согуд Гарәбстаны һәм Бахрейн корольлекләре илчеләрен кабул итте.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Финанс–сәнәгать ассоциациясе төркемнәре президенты Олег Сосковец белән очрашты.

Очрашуда республика компанияләренең Россия Финанс–сәнәгать төркемнәре ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та катнашты.
Соңрак Минтимер Шәймиев Малайзиянең элеккеге Премьер-министры доктор Махатхир Мөхәмәдне кабул итте.
Соңгы елларда илдә күп кенә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне җәелдерү һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. Россия мөселман Көнчыгышында стратегик юнәлешен төгәл билгеләде дияргә була, бу исә аны ислам дөньясының фаразлап була торган партнеры итте. Россия Ислам конференциясенә 2005 елда күзәтүче буларак кабул ителгәч, хезмәттәшлек тагын да җанланды һәм ныгыды.

26
июнь, 2010 ел
шимбә
Татарстаннан тыш, Башкортстан, Карелия, Удмуртия, Мордовия, Чувашстан, Хакасия, Тыва, Чечня, Дагстан һ.б. республикалардан, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Пермь һәм Краснодар крайларыннан, тагын Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Оренбург, Ульяновск, Пенза, Воронеж, Белгород, Смоленск өлкәләре һ.б барлыгы 40лап төбәктән килгән матбугат вәкиле катнашындагы IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессы программасы буенча, бүген мастер-класслар һәм “түгәрәк өстәл” утырышы оештырыла.

25
июнь, 2010 ел
җомга
«Татнефть» дөнья икътисадында катлаулы 2009 елда даими эшләде, Татарстанның компаниядән 17,5 мииилиард сум күләмендә салым алуы, бюджеты өчен дә ярдәм булды. Бу хакта бүген компания акционерларының еллык җыелышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Моннан тыш,компаниянең чиста кеременнән (быел ул 50,9 миллиард сум) дивидентка 30 процент акча күчерү исәбенә керем көтә. Республика башлыгы сүзләренчә, “Татнефть” кризиста кыенлыклар кичерсә, бу вәзгыятьтән ничек чыккан булыр идек, билгесез.
Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов компаниянең 2009 елгы эшчәнлге турындагы доклад бедән чыгыш ясады.

24
июнь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасына килгән губернатор Валерий Сердюков җитәкчелегендәге Ленинград өлкәсе делегациясен озатып йөри.
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе - Россия Федерациясе Президентының Контроль идарәсе башлыгы Константин Чуйченко контроль эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан башкаласына бу чарага РФ Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләренең контроль мәсьәләләре буенча урынбасарлары һәм ярдәмчеләре, шулай ук контроль департаментлары җитәкчеләре чакырылган иде.

23
июнь, 2010 ел
чәршәмбе
Түбән Камада кичә кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” заводларының Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды. Шулай ук Президент объектларны да карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International