ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Тукай муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашты.
Сессия Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йорты мәйданчыгында узды.
ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта бүген “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар” ралли подиумында конкуренциянең бик җитди булганын һәм команданың киләсе ралли-марафонга кайчан әзерләнә башлавы хакында сөйләде.
Брифинг “Дакар-2021” ралли-марафонында “КАМАЗ-мастер” командасының катнашу нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Социалистик Хезмәт Герое Хаҗиев Галимҗан улы вафатына бәйле рәвештә некрологка кул куйдылар.
Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде.
2021 елның 2 февралендә 91 яшендә легендар бораулау остасы, Социалистик Хезмәт Герое Хаҗиев Галимҗан Мөхәммәтша улы вафат булды.
Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча “Кайгырту” (“Забота”) платформасы эшли башлады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.
Яңа ресурста республика халкына сигез социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумын уздыруга әзерлек буенча фикер алыштылар.
Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада төрле ведомство вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Коллегия Казанда Алафузов театрының тарихи бинасында (Гладилов ур., 49) узды.
Авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция элемтәсе режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда 2021 елга исәпләнгән республика программаларын формалаштыру дәвам итә, барлыгы 44 программа гамәлгә ашырылачак.
Бу хакта ТР хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция элемтәсе режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
Иртәгә, 28 гыйнварда, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышы булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.