ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2025 ел
шимбә

Бу ял көннәрендә республикада массакүләм чаралар узачак. Аларны үткәргәндә оештыручыларга хокук саклау органнары белән берлектә көчәйтелгән иминлек чаралары күрергә кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Россия тимер юллары» ААҖнең хезмәт, ял һәм хатын-кызларга социаль ярдәм шартларын камилләштерү буенча VI форумның пленар сессиясендә катнашты.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Кобзев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате.


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Быел Татарстанда торак фондын киң колачлы яңарту планлаштырыла, 911 күп фатирлы йортта капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


21
июнь, 2025 ел
шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта милли бәйрәм Сабантуйда булды. Искәртәбез, бүген Казанда Сабантуй уңаеннан бәйрәм чаралары шулай ук Мирный бистәсенең Каенлыгында һәм Аккош күлләре янындагы урман паркында узды.


20
июнь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов ПМЭФ-2025 кырларында Газпром һәм Иннополис Университеты арасында фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендәге уртак проектлар турында фикер алышу өчен «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты.


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Университетлар югары белем бирүнең яңа моделенә юлда» панель дискуссиясендә катнашты. Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында узган чараның модераторы Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев булды.


17
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Казанның Химик урамындагы чүп полигонына туфрак һәм балчык китерәләр. Тиздән аннан ис юкка чыгарга тиеш. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров хәбәр итте.


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Иннополис Университеты Хезмәт министрлыгының инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр өлкәсендә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру буенча илкүләм рейтингында алдынгы булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International