Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда татар халык бәйрәме Сабантуйда катнаша.
Чара «Прибрежный» паркында уза. Мәйдан алдында барлык кунакларны «Эврика», "Кызыл Тау" мәдәни үзәкләре артистлары, "Болгар" бию коллективы каршы алды. Сабантуй уздырыла торган урынга килеп җитүгә Алексей Песошин һәм аны озата йөрүче затлар «Татар авылы», «Әкият» һәм башка мәйданчыкларны карадылар.
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән һәм бөтен җирдә терлек азыгы әзерләү башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ясалма акыл өлкәсендәге тикшеренү үзәкләренең «өченче дулкыны»н сайлап алу нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Иннополис Университетының фәнне цифрлы тизләтү өлкәсендә тикшеренү үзәге конкурста җиңүчеләрнең берсе булды.
Казанда «Газпром» ГАҖнең бүлендек җәмгыятьләре һәм оешмалары арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча XIII ярышлар уза.
Ярышларда 30лап команда катнаша, алар өч юнәлештә көч сынаша: штурм баскычы буйлап күтәрелү, каршылыклар полосасы, сугышчан җәелү.
Аны ачу тантанасы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.
Җәйге савыктыру кампаниясе Татарстанда 200 меңнән артык баланы һәм яшьләрне колачлый. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдерде.
Бүген Татарстан Премьер – министры Алексей Песошин «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды.
Татарстан Республикасы стипендияләрен һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан Кремлендә (Пушечный двор кабул итүләр залында) узды.
Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты.
Казан - дөньякүләм әһәмияткә ия химия фәненең чишмә башы, анда озак еллар дәвамында илебез сәнәгатенең киләчәге формалаша. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Санитар-экологик ике айлыкны уздыру нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.