Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе, Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе рәисе Вадим Тюльпанов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты әгъзасы Олег Морозов, Федерация Советының РФдә 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча вакытлы комиссиясе секретаре Александр Струтинский, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыенында белдерде.
ВТБ банкы – Татарстан Республикасының күптәнге ышанычлы партнёры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уңышка таба хәрәкәт. Вакыттан алда. Араларны якынайтып» ВТБ банкы халыкара клиентлар конференциясендә хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСККда узды, анда 500дән артык Татарстан һәм Идел буе пердприятиеләре җитәкчеләре һәм финанс директорлары, шулай ук экспертлар, аналитиклар һәм җирле хакимият органнары вәкилләре катнашты. Әңгәмәнең төп темалары – макроикътисадны үстерү мәсьәләләре, финанс базарының агымдагы торышы, төбәк бизнесы ихтыяҗлары һәм башкалар.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физкультура һәм спорт буенча РФ Президенты каршындагы Советның чираттагы утырышын әзерләү буенча эш төркеме утырышында катнашты.
Киңәйтелгән чара РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин рәислегендә РФ Президенты Администрациясендә узды.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә – илдә хоккейга, шул исәптән – балалар-яшүсмерләр хокеена ярдәм һәм киләчәктә үстерү буенча төп тәкъдимнәр, шулай ук 2016 елгы Хоккей буенча дөнья чемионатына һәм Корея Республикасында 2018 елгы XXIII Олимпия кышкы уеннарына Россия җыелма командасын әзерләү.
Бүген Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе “КАМАЗ” заводында булды.
Рәсми делегация составында Беларусь Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре бар. Кунакларны “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Иҗтимагый палатысының 10 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсеше" фәнни-гамәли конференциясендә белдерде.
Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь делегациясе әгъзаларына бүген Чаллыда “Кванториум” балалар технопаркын тәкъдир иттеләр.
Искә төшерәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанда ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эшлекле сәфәрдә һәм бүген алар Чаллыга килделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин озатуында кунаклар ИТ-паркта булдылар, анда алар аның бизнес-инкубаторы, балалар технопаркы, ИТ-йорт һәм башка проектлар белән таныштылар.
Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстанга эшлекле сәфәре кысаларында "Алабуга" МИЗда булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин озата йөрде.
Искә төшерәбез, Андрей Кобяков Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эшлекле очрашуга килгән Беларусь делегациясен җитәкли. Кичә кунаклар Казан вертолет заводында булдылар һәм Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар.
Бүген «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәт коллективына яңа генераль директор тәкъдим иттеләр.
Җитәкчене тәкъдим итү тантанасы «Транснефть – Прикамье» АҖ (Казан, Н. Ершов ур.), конференц-залында узды, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Борис Король, «Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Павел Ревель-Муроз, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
«Транснефть» АК» ААҖ вице-президенты Борис Король хәбәр иткәнчә, «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән.
Беларусь Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы вәкилләрен 2016 елның июнендә узачак «Белагро» күргәзмәсенә килергә чакырды.
Бүген бу хакта Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендә очрашудан соң журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте.
Минемчә, без күргәзмәдә Беларусь ягының агросәнәгать комплексы өлкәсендә хәзерге заман казанышларын күрсәтә алырбыз, диде Андрей Кобяков. Шул ук вакытта ул АСК өлешендә Татарстан Республикасыннан өйрәнер нәрсәләр күп булуын билгеләп үтте.