Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасының үзара хезмәттәшлек өчен гаять зур есть потенциалы бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эш сәфәре кыла. Очрашуга кадәр Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды, «Медицина фәне үзәге» медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәге («Эйдос») эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе әгъзалары Казан вертолетлар заводының (КВЗ) җитештерү цехларында булды.
Искәртәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанга ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эш сәфәре кыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Белорусь вәкилләре КВЗның төп яңартылган цехларын карап чыктылар, модельләр рәте белән таныштылар.
Татарстанның эре компанияләре энергетик ресурсларны сакчыл куллану буенча җитди шөгыльләнсә дә, урта дәрәҗәдәге предприятиеләргә килгәндә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, калыплашкан эш әлегә юк. Бу хакта республика башлыгы бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узган ТР Хөкүмәте утырышында билгеләп үтте. Искәртеп узабыз, бүген анда, шулай ук, “Энергетика. Ресурсларны саклау” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә дә ачылды. 2015 нче ел йомгаклары буенча “2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2016 нчы елга бурычларны билгеләүгә багышланган утырышта РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстанның барлык районнарында алда көтелгән язгы ташуга әзерлек эшләре тәмамланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасына Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында Андрей Кобяковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Примож Шелиго әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны сак тоту - 2016» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумын ачты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елда Татарстан Республикасы кредит оешмалары эше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» киңәшмәдә катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында (Казан, Бауман ур.) узды. Киңәшмәдә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты.
Киңәшмә ачылганчы Рөстәм Миңнеханов Лариса Павлова белән очрашу уздырды, анда шулай ук Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе – Милли банк идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.
Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.