ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хисап палатасына бүген авл мәдәният клублары эшчәнлеген тикшерүне оештырырга кушты. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан кырлары чисталыгын сайлау өчен тиешле иткшерүләрсез бер килограмм орлык та басуга эләгергә тиеш түгел. Бу хакта бүген ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.  

2016 ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гадәттәге республика киңәшмәсендә хәбәр иттею Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

 


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла. 

Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет Президиумы утырышында катнашты. Чара Горкида, Мәскәү өлкәсендә узды, аны Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышның төп темасы – Технологик үсеш агентлыгы булдыру.  

Ростехнадзорның контроль эшен камилләштерүнең төп юнәлешләренең берсе сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү. Бу хакта бүген Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин ведомствоның Идел буе идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерде.

ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров катнашты.

5-6 февраль көннәрендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында ТР Премьер-министры кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XII Бөтенроссия ярышлары һәм әлеге министрлыкның Идел буе төбәге үзәгенең ябык бинада янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VII чемпионаты уздырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелек хезмәте (Ростехнадзор) башлыгы Алексей Алешин җитәкчелегендәге ведомство делегациясе белән очрашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмзте Йортында узды. Яклар республика предприятиеләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру һәм техноген аварияләрне кисәтү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. 


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Динамо Татарстан” җәмгыяте - республиканың казанышы һәм Россиянең горурлыгы. Ул соңгы елларда җитди һәм җиңүче коллективлар оештырды. Бу хакта бүген республиканың “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте оешуының 90 еллыгын бәйрәм итү чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үтте.

Бүген Татарстан Республикасына Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Алексей Алешин эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында Алексей Алешинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International