ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгате. 
«Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Чаллыда Шәһәр советының яңа сайланган депутатларының беренче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Мәскәү җәмигъ мәчетен, 10 ел буена реставрацияләнгәннән соң, тантаналы төстә ачты. Моннан 111 ел элек төзелгән урында мәһабәт бина булып янә калкып чыккан төп мәчетне чау тантанасын туры эфирдан карау мөмкинлеге булдырылды. Шуңа кадәр Коръән сүрәләре белән башланган тантананы ачкан Равил хәзрәт Гайнетдин, Фәләстин президенты Мәхмүд Аббәс, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, аннары Россия Президенты Владимир Путин шушы гаҗәеп бина каршындагы мәйданда чыгыш ясады. Җыелган җәмәгать, бирегә ислам илләренең югары даирәләре дә кунак булып килгән иде, Илбашын аягүрә алкышлап хөрмәтен күрсәтте. Чарада катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
1 октябрьдә физик затлар өчен милек салымнарын түләү срогы чыга. Быел бу түләүләр срогы 1 айга алга күчерелде, узган елларда ул 1 ноябрьгә кадәр иде. Салым түләүчеләр транспорт, милек һәм җир салымнарын түләргә тиеш.

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Казан ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясе узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Кувейт дәүләте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Руслан Кәбиров, ТР Премьер-министры ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Назил Насыйбуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Талия Миңнуллина катнашты.

19
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте урман тармагы үсешенә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” III Россия чемпионатын рәсми ябу тантанасы барышында белдерде.
Бу чарада шулай ук РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Низиров катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин катнашты.
Татарстанда бөртекле ашлыкның тулай җыемы 3,4 млн. тонна тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
ТРда хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормалары бозылган өчен 18 млн 62 мең сумга 513 карар чыгарылган. Барлыгы ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 867 тикшерү уздырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International