ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу "Корстон" кунакханә комплексында узды.

Очрашуда РФ ҮМДН рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, ТР баш раввины Ицхак Горелик, "Воздвижение Святого Креста" Рим-католик чиркәвенең Казан шәһәрендәге приходы җитәкчесе Уркеза Диогенес һәм Казан һәм Нократ Рус Православие Иске обряд чиркәве епискобы владыка Евфимий катнашты.

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларына рәсми керешүе белән котлады.

Котлау телеграммасында Дмитрий Медведев ассызыклаганча: «Тавыш бирү йомгаклары күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасында эшләгән елларда Сез үзегезнең иң яхшы профессиональ һәм шәхси сыйфатларыгызны күрсәттегез, кешеләр ышанычына лаек булдыгыз. Ышанам ки, Сез киләчәктә дә Татарстан Республикасы уңышлы үссен өчен, халкының уңай тормышы өчен мөмкин булганның барысын да эшләрсез. «Бердәм Россия» партиясе исеменнән Сезгә уңышлар сәламәтлек һәм күркәм киләчәк телим».

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КазахстанХөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева белән очрашты. Очрашу "Корстон" КСККнда узды. Анда шулай ук ТР Президенты Ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил зарипов катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Республикасы Президенты үз вазыйфасына керешү тантанасында катнашкан башка мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева һәм башкалар Казан Кремлендә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчеге тарихы музеенда булдылар.

Бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы Казанда С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды.

Тантаналы чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига НазарбаеваРоссия һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына рәсми керешүе белән котлады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүегез белән котлыйм. Сезнең алда регионны, аның икътисадын һәм социаль өлкәсен комплекслы үстерүгә юнәлгән җитди һәм җаваплы эш тора.

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алды.

Бүген Казанда “Казан-Арена” стадионының ачык мәйданындагы урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” Россия чемпионатын рәсми ачу тантанасы уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Россия урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортлаучылар берлеге президенты Мирон Тацюн, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановка сайлауларда җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар. РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко телеграммада: "Ышанам ки, Сезнең тәҗрибәгез һәм максатчанлыгыгыз, республика мәсьәләләрен яхшы белүегез, төпле һәм уйланган караларыгызыз Россия дәүләтчелеген ныгытуга, төбәкнең икътисадый мөмкинлекләрен үстерүгә, халкы байлыгын арттыруга ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады. 
РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров Татарстанның Югары Ослан районындагы Иннополис шәһәрендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International