ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучыларының 8 фән буенча төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, яхшырак. Аерым алганда, физика, химия, биология, информатика, немец теле, җәмгыять белеме һәм рус әдәбиятыннан уртача билге арткан.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Татарстанның 4нче сыйныф укучылары математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, уку буенча йомгаклау эшләрен уңышлы башкарган.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кванджудагы (Көньяк Корея) XXVIII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында җиңүче һәм призлар алган Татарстан спортчылары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны Көньяк Кореядәге Бөтендөнья җәйге Универсиадасында казанган уңышлары белән котлады һәм, медальләр әзерлекнең югары дәрәҗәдә узганлыгын раслый, дип әйтте. 


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Улан-Удэ шәһәрендә күптән түгел ачылган Бурятия Халыклар дуслыгы йортында уздырылды.

Казан Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздыруга тулысынча әзер, бары тик спорт командаларына һәм тамашачыларга уңайлылык тудыруга бәйле эшләрне генә шомартып бетерәсе бар. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча ДЧна 190 илдән 2651 спортчы киләчәк. Бу хакта бүгенТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә Дөнья чемпионатына әзерлек һәм бу чараларны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Бурятия Республикасының үсешкә мөмкинлекләре гаять зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия башлыгы Вячеслав Ноговицин белән очрашуда белдерде. Чарада шулай ук  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Бурятия Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятиядә «Байкал урман компаниясе» ААҖ Ильинка агач эшкәртү комбинатында булдыАны регион башлыгыВячеслав Наговицин озата йөрдеТатарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, ТРПрезидентының Тышкы багланышлар департаменты директоры урынбасары Марат Гатин һәм башкалар бар.

19
июль, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бурятиягә килде. Улан-Удэ шәһәрендәге «Байкал» халыкара аэропортында аны республика башлыгы Вячеслав Наговицин каршы алды.

Ике көнлек визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов регион җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырырга, шулай ук татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашып сөйләшергә ниятли.

Бүген Красноярскиның Татышев утравында XV федераль Сабан туе башланды. Быел бәйрәм Красноярск крае һәм Татарстан Республикасы ярдәмендә уза.

Сабан туе сәхнәләштерелгән тамаша белән ачылды, анда Татарстан, күбесенчә Түбән Каманың иҗат коллективлары, крайның татар берләшмәләре вәкилләре катнашты. Чыгышның төп темасы - татар милләтенең мәдәни гореф-гадәтләрен чагылдыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International