ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2015 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Красноярскка эш сәфәре кысаларында уздыЯклар очрашу барышында социаль-икътисадый һәм  мәдәни өлкәләрдәге киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


18
июль, 2015 ел
шимбә

Бүген Красноярскида «Себер» гранд-холл» концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды. Иртәгә, 19 июльдә, монда XV федераль Сабантуй узачак. Красноярскига берничә көн элек Татарстан иҗат делегациясе килде, ул Красноярск иҗат коллективлары белән бергә бәйрәмгә әзерләнә. Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты иртәгә федераль Сабантуй-2015нең төп чараларыннан берсе булачак. Бәйрәм чарасын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм республикабызның башка вәкилләре килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2015 елның18-19 июле) эш сәфәре белән Красноярскка килде.

«Емельяново» (Красноярск) аэропортында Рөстәм Миңнехановны Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский һәм Красноярск шәһәре мэры Әдхәм Акбулатов каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренең төп максаты – 2015 елгы XV федераль Сабантуенда катнашу, ул Красноярскта 18 июльдән алып 19 июльгә кадәр уза.

2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча 7 мең 738 фатирлы 100 йорт төзү планлаштырыла, инвестицион торак буенча - 6 мең 356 фатирлы 89 йорт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы төзелеш объектларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2015 елның 1 июленнән 14 июленә кадәр хезмәтне саклау өлкәсендә 83 хокук бозу ачылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.


17
июль, 2015 ел
җомга

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә 500 кВлы Щелоков подстанциясен ачу тантанасы узды. Анда РФ Энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.

Татарстан федераль тармак министрлыклары һәм «Газпром» ААҖ ярдәме белән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча системалы чараларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында (ИФО) газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ генераль дирекциясендә узды. Киңәшмә эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Транспорт министры Максим Соколов, ИФО субъектлары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Чаллыга эш визиты белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. “Бигеш” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытылча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Камиль Зыятдинов вафаты сәбәпле некролог имзалады.

«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә, - диелә некролог текстында. - 2015 елның 16 июлендә 65 яшенә чыккач, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Камиль Зыятдиновның гомере вакытсыз өзелде.

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Рамазан ае тәмамлануын – Ураза гаетен бәйрәм итә. Шул уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм Гает намазы укыла. Татарстанда төп бәйрәм чарасы исә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан Кремлендәге “Кол Шәриф” мәчетендә узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, башка күп санлы рәсми даирәләр, күп санлы мөселманнар катнашты, гавами намазга килүчеләр мәчеткә сыешмастан, аның ишегалдына "агып" чыккан иде. Чара “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан туры эфирда, аннары кабатлап күрсәтелде, шул рәвешле, һәр елдагыча, гает чараларын теләгәннәрнең тамаша кылу мөмкинлеге булды. Гает чаралары исә ТРның барлык мәчетләрендә иртәнге 7дә башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International