ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында брифингта Иннополиста узган Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Төп докладны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ясады. Шулай ук ММЧ вәкилләре белән очрашуда Иннополис университетының югары уку йортына кадәрге белем бирү буенча проректоры Сергей Масягин катнашты. Брифинг ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллинаның Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуында катнашу. 

Ислам банкингы һәм финанслар – бу илебез банк өлкәсендә кулланылырга мөмкин булган реаль механизм. Бүген Рөстәм Миңнеханов VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисадый саммиты – Kazansummit кысаларында чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә шундый фикер әйтте.

Чара «Корстон» КСККда узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының тышкы сәясәт мәсьәләләре департаметы җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Эмирали хаҗи Аблаев белән очрашты.

Kazansummit халыкара икътисадый саммиты – ислам дөньясы илләре белән эшләү өчен Россиянең төп мәйданчыгы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazansummit-2015дә катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.

Искәртәбез, Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit халыкара икътисадый саммиты бүген Татарстан башкаласы Казанда («Корстон» КСКК) ачылды. Беренче чара «Россия һәм ИХО инвестицияләре һәм сәүдәсе» эшлекле иртәнге ашы булды.

Татарстан һәм Ислам үсеш банкын бик җылы мөнәсәбәтләр бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуда белдерде. Очрашу “Корстон” КСККда VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең KazanSummit-2015 халыкара икътисадый саммиты кысаларында үтте. Чарада шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 


14
июнь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган "Изге Болгар жыены"н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды. Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.

Бүген Болгарда “Изге Болгар җыены”ның тантаналы ачылышында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың шушы билгеле вакыйга уңаеннан котлавы укылды.

Бүген Болгарда “Ак мәчет” комплексында “Изге Болгар җыены” бәйрәме кысаларында “Россия мөселманнарының социаль доктринасы” имзаланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия үзәкләштерелгән дини оешмалар башлыклары катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International