Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.
Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды. Җыелышта шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Евгений Максимович Примаков вафат булу сәбәпле хатыны Ирина Примаковага кайгы уртаклашу сүзләрен юллады. «Хөрмәтле Ирина Борисовна! Ирегез Евгений Макчимович Примаков вафат булу сәбәпле, шәхсән миннән һәм бөтен Татарстан Республикасы халкыннан тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Гаиләсе, туганнары һәм якыннары гына түгел, ә бөтен Россия җәмәгатьчелеге алмаштыра алмаслык тирән югалту кичерде», - диелә телеграммада.
"Татнефть" – чынлап торып Татарстанда беренче номерлы компания. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәрендә "Нефтьче" мәдәният сараенда узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.
Җыелыш эшендә шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
"Татнефть" ААҖнең 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш визиты белән килде. Визитның төп максаты – “Татнефть” ААҖ еллык гомуми акционерлар җыелышында катнашу. Әлмәт шәһәренә килүгә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы капиталь ремонттан соң Республика клиник-онкология диспансеры филиалы эше белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, “Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Казан илкүләм тикшеренү технологик университетының (КХТИ) 125 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар, шулай ук Россиянед күренекле галимнәре, КНИТУ-КХТИ мөгаллимнәре һәм студентлары. Кереш сүз белән КНИТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Самарага эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы хәзерге заман шартларында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә милли иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре булды.
Шулай ук утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Илкүләм терроризмга каршы комитет аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Ильин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округындагы Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.