Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, ел башланганнан бирле 42 муниципаль районда 3 мең 244 инспекция тикшерүе уздырылган. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 10 районда 25 техник иминлекне бозу факты ачыкланган, шулардан Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә мунициципаль районнарында, Чаллы шәһәрендә, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чистай, Ютазы мунициципаль районнарында.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, соңгы ике атна эчендә 32 муниципаль районда 295 инспекция тикшерүе уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 2 районда 6 техник иминлекне бозу факты ачыкланган.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехимик» боз сараенда Химик көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Бу чаралар Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә, ТАССР төзелүгә 95 ел тулуга һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелегенә 25 ел тулуга, «НӘФИС-Косметик» ААҖнең 160 еллыгына, КНИТУның 125 еллыгына, СССР химия сәнәгате министры Л.А.Костандовның тууына 100 ел тулуга һәм Арбузов ис. Органик химия һәм физик химия институтының 70 еллыгына багышлана.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров, КНИТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Кама Аланы" индустриаль паркы территориясендә стретч-тасма җитештерү буенча ике яңа линияне эксплуатациягә тапшыру тантанасында катнашты.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ генераль директоры Владимир Бусыгин һәм башкалар катнашты.
Бүген Иннополис шәһәрендә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" исемле дүртенче конференция кысаларында "IT - илкүләм куркынычсызлыкның төп алшартларының берсе" темасына панель дискуссия үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры, Россия машина төзүчеләре берлеге рәисе Сергей Чемезов һәм башкалар катнашты. Конференция 26 майда ачылды.
Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика массакүләм чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде. Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген Казан Ратушасында үткән Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә милләтара мөнәсәбәтләр һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ИФО регионнарының закон чыгару органнары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко адресына, әнисе вафат булу сәбәпле, кайгысын уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллады.