ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстаннан еракта чит илдә командировкада булсам да, Баулыда булган һәлакәткә карата мөнәсәбәтемне белдермичә кала алмыйм. Олы кеше үлеменә китергән тупаслык, җансызылык минем ачуымны китерә. Зәйнулла Әдрәевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашам. Мондый хәлнең ничек мөмкин булуын да аңлау бик авыр. 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә, 2015 елның 26 маенда, Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Лимада ике көнлек эш сәфәрендә. Очрашу Перу Президенты Сараенда үткәрелде. 

Бүген Лимада Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Перу Республикасы Экспортерлары ассоциациясе (ADEX) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Гуськов һәм башкалар катнашты.

Бүген Перу тышкы сәүдә һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу һәм, Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу Лима шәһәрендә Перу Республикасының Тышкы сәүдә һәм туризм министрлыгы бинасында узды.

Бүген Лима шәһәрендәге (Перу Республикасы) КАМАЗ-4308 шасси нигезендә автобуслар производствосында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Перуда эш сәфәрендә (2015 елның 26-27 май көннәре). 


26
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу башкаласы Лима шәһәренә эш визиты белән килде (2015 елның 26-27 май көннәре). 
Рөстәм Миңнеханов программасында Перу эшлекле даирәләре белән очрашулар, Перу Экспортерлары ассоциациясе (ADEX) рәисе Эдуардо Аморрорту Велайос белән сөйләшүләр үткәрү тора.
Бүген Татарстанның Иннополис шәһәрендә беренче тапкыр киңкүләм чара ачылды. Биредә 26-29 май көннәрендә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе уздырыла.

25
май, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Гарәп Республикасы Мисыр сәнәгать, сәүдә, кече һәм урта предприятиеләр министры Мөнир Фәхри Әбденнур белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Гарәп Республикасы Мисыр транспорт министры Хани Дахи белән очрашты. Татарстан Республикасы вәкилләре арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "КАМАЗ" компаниясе җитәкчелеге һәм башкалар бар.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында эш сәфәре белән Каһирә шәһәрендә. Визитның максаты – «Россия – Мисыр сәүдә-сәнәгать диалогы» форумында катнашу.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Каһирәдә (Мисыр). Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов Мисыр министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашуларда катннашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International