Казан үзәгенең тарихи кыяфәтен саклап калу бик мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең тарихи үзәгендәге яңа төзелеш мәсьәләләренә багышланган күчмә киңәшмәдә хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов яңа объектлар торгызу планлаштырыла торган берничә мәйданчыкта булды һәм Казан үзәгендә төзелешне чикләү турындагы карарның үтәлеше белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, төзелеш компанияләре җитәкчеләре һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә беренче мәртәбә уздырылучы “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашты. Форумын оештыручы һәм инициаторы - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Очрашу максаты – Мәскәү төбәгенең яшьләр берлекләрен җыю, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәү. Чара Татарстан АССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган.
Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) 2015 елның беренче кварталы йомгаклары буенча үткән ел белән чагыштырганда 99,5% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды һәм 2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын гамәлгә ашыруга багышланды.
Татарстан Республикасында “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган: Җиңү паркы (Казан, Ямашев ур.), “Дан” скверы (Казан, Рихард Зорге ур.), “Крылья Советов” паркы (Казан, Копылов ур.). Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Республикасында 42 муниципаль берәмлектә 2015 ел программасы буенча 999 күп фатирлы йорттан 962сендә капиталь ремонт эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай халык Республикасының Үсеш һәм реформа буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Ху Цзуцай белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин, Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Алексей Цыденков, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.
Утырыш И.М.Губкин ис. нефть һәм газ РДУда (Мәсәкәү) узды, утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Төп тема – илдә геологик разведка һәм файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә инновацион технологияләр.
Төркия Татарстанның төп тышкы икътисадый партнеры булып кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Бөек Милли Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чичәк белән очрашуда хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Төркия делегациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.