ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Россия банкы автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча иминият тарифларын үзгәртү турында карар кылды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта РФ Үзәк банкының ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин хәбәр итте.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән 20-25 апрель көннәрендә Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Европа иммунизация атналыгы уздырыла. Аның төп максаты – халыкка прививкалар ясатуның әһәмиятен аңлату, иммунизация өстенлекләренә игътибар юнәлтү. Акция “Иммунизацияләүдәге кимчелекләрне бетерергә!” шигаре астында уза.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

Республикада транспорт логистикасы үсешенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстанда тимер юл инфраструктурасы үсешенә багышланган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара “Алабуга” МИЗда узды. Киңәшмәдә шулай ук Куйбышев тимер юлы - "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР транспорт  һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. 

Бүген “Алабуга” икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “А Плюс Парк Алабуга” индустриаль паркында булды. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Татарстан Республикасы  икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрделәр. 


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм «Мастерс» категориясендә Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Коррупциягә каршы күрелгән чараларга карамастан, конкрет үзгәрешләр турында сөйләргә иртә әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы совет утрышында хәбәр итте. «Коррупциягә каршы законнарны үтәү, бюджет акчаларын һәм дәүләт (муниципаль) милектәге мөлкәтне файдалану нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында» гы мәсьәлә карауга кертелгән иде. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты.

2015 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 43,4 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетына үз табышыннан 34,8 млрд. сум тупланган. Җирле бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр 8,6 млрд. сум күләмендә кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Төп тема - 2015 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2015 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләрендә азык-төлекне сатып-алулар һәм ашатуны оештыру мәсьәләләрен катыгый контрольдә тотарга йөкләде. Бу хакта ул бүген ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты. 2014 елда Россия Юстиция министрлыгының һәм ТРда аның ведомствосындагы федераль хезмәтләр эше нәтиҗәләренә, шулай ук 2015 елга бурычларына багышланган киңәшмә барышында яклар законлылык һәм хокук тәртибе өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

Агымдагы елның I кварталында тулаем төбәк продукты кимеде һәм узган елгы шушы ук вакыттагының 99,6 процентын тәшкил итә. Гыйнвар-март айларында республиканың 25 проценттан артык предприятиесе 16,7 млрд сум чыгым белән эшләгән. Бүген ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының 2015 елның I кварталында бюджет үтәлеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар буенча республикакүләм киңәшмәсендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шундый мәгълүмат белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International