Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, Татарстан Республикасында капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге 999 күп фатирлы йортның 658ендә башланган. 2015 елның 20 мартына торак фонды мониторингы күрсәткечләре буенча эшләр 1 млрд. 80 млн. 276 мең сумга үтәлгән, ул 22,94% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
2015 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утрышын интернет-трансляцияләү оештырылачак.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн кадагындагы иң әһәмиятле булган янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсеннән башланды. Искәртеп узабыз: утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап бүген ачылган бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн тәртибендәге төп мәсьәлә булачак.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казандагы яңа “Имәнлек” станциясе белән “Җиңү проспекты” станциясен тоташтырачак “Сөембикә” тонель казу комплексын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Ирек Фәйзуллин, “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ДОСААФ рәисе генерал-полковник Александр Колмаков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе Радий Зарипов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Колмаков яшьләрне хәрби хезмәткә чакыруга әзерлекнең төп бурычлары турында, шул исәптән аларны конкрет хәрби белегечлекләргә өйрәтү буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, сүз яшьләрне патриотик тәрбияләү турында да барды.