ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан хореография училищесы интернатында булды. Аның бинасы агымдагы ел башында төзелеп бетте. Кунаклар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, М.Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм башкалар да бар иде.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яшелчәлек өлкәсен үстерү өлкәсендә – Miracle экологик парник системасын - «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Групп» Төркия команияләре җитәкчеләре тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнехановка теплицалар производствосын оештыруда кулланыла торган заманча технологияләр, махсуслаштырылган оешма теплица зонасы (МОТЗ) турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Голландия бизнесының үз инновацион мәйданчыкларында булуы яклы, шул исәптән “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә, Иннополис проекты мәйданчыгында. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел белән очрашуда белдерде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министры урынбасары- азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башкалар катнашты.


17
март, 2015 ел
сишәмбе

Лениногорск районында Татарстанның нефть тармагының киләчәк үсеше өчен ышанычлы база булдырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм "Лениногорскнефть" НГЧИ барлыкка килүгә 70 ел тулуга әзерлек һәм аларны уздыру чараларына багышланган утырышта хәбәр итте. Искәртәбез, Татарстан Президенты бүген Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медален Лениногорск ветераны Габделхак Латыйповка тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Лениногорскта ветеранның фатирында булды.

Габделхак Латыйповны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, Рөстәм Миңнеханов аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Татарстанда территорияләрне яхшырту һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча 30 социаль республика программасын финанслау сакланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш визиты кысаларында белдерде, ул районда кайбер социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром” ААҖ нең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре һәм 2015-2016 елларга Директорлар советының эш планын раслау.
Бу елның ахырына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында булдырылган барлык шәхси кабинетлар бердәм федераль идентификация һәм аутентификация системасына күчерелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Иртәгәдән Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион” III республика конкурсы старт ала. Соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, “Иң актив мәктәп” номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов китерде. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты.

Бүген Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максат – Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм «Татнефть» ААҖнең «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 70 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә үткәрү. Киңәшмә район администрациясе бинасында уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International