ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Соңгы елларда Татарстан мәдәнияты югары темплар белән үсте, ләкин бүген яңа зур бурычлар куярга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңа гына төзекләндерелгән Качалов исемендәге Казан академия зур драма театры бинасында беренче мәртәбә узган республиканың Мәдәният министрлыгының нәтиҗәләр чыгару коллегиясендә белдерде.

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына Казанда беренче тапкыр яңа дисциплиналар кертеләчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Бүген, Ленинградны блокададан азат итүгә 71 ел тулу көнендә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шушы уңайдан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы башланыр алдыннан, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бинасы янында республика мәдәният учреждениеләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Татарстан хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән минстры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан җитәкчелеге Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2014 елдагы эшен уңай бәяләде һәм киләчәктә дә тикшерүчеләр шулай ук нәтиҗәле һәм профессиональ эшләр дип өметләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча РТК ТИнең йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте. Коллегия эшендә республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, хокук саклау органннары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Хәзерге вакытта Татарстанда эшләнә торган гамәлләр күбесенчә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәте белән тәэмин ителә. Бүген бу хакта ТР Прокуратурасының 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2015 елда законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Россия делегациясенең быелгы Бөтендөнья икътисадый форумында катнашуы бик файдалы булды, бигрәк тә агымдагы икътисадый һәм сәяси ситуацияне исәпкә алып. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фикерне министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән атналык традицион киңәшмә барышында әйтте.

2014 йомгаклары буенча Татарстанда терлекчелек тармагы беркадәр үсеш күрсәткән, бу АСК комплексы өчен уңай күренеш. Бүген бу хактагы фикерне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International